В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарыннан 26,7 мең тонна кар чыгарганнар
Фото: Марат Мугинов
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен тәүлеккә 1,4 мең тонна бозлавыкка каршы материал: 597 тонна реагент һәм 869 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Бүген көндез урам-юл челтәрен чистартуда 552 берәмлек махсус техника эшли. Алар арасында беренчел операцияләрне башкару өчен 73 катнаш юл машинасы һәм 96 трактор щеткасы (кар себерү һәм бозлавыкка каршы эшкәртү өчен) бар. Кар җыюга шулай ук 520 юл эшчесен җәлеп итәчәкләр.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 780,7 мең тонна кар чыгарылган, 47,8 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Юлларны һәм тротуарларны җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне казанлылар @kznhelpbot Телеграм ботына яисә +7(843)222-72-22 телефоны аша җибәрә алалар.