Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2025, 12:20

Казанда бер тәүлектә 369 машина йөртүче һәм 53 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган

Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 105 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган тәүлектә ТР башкаласында 105 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның дүртесендә зыян күрүчеләр бар. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды: өч пассажир, машина йөртүче һәм җәяүле.

Чистай урамындагы 47а номерлы йорт каршында тәүлекнең кичке вакытында 38 яшьлек машина йөртүче имин тизлекне сайламаган һәм ир-атны бәрдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән 50 яшьлек зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, бер тәүлек эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 369 машина йөртүче һәм 53 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 36 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен санга сукмаган, алты машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын тугызы исерек хәлендә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.
Барлык яңалыклар