Казанда бер тәүлектә 291 машина йөртүче һәм 48 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган
Узган тәүлектә Казанда 167 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның өчесе зыян күрүчеләр белән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан өч кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.

Кичә, 8:00 сәгатьтә Блюхер урамындагы 1 нче йорт каршында 57 яшьлек машина йөртүче артка хәрәкәт иткәндә маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм 84 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр булган ханымга медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Фрунзе урамындагы 19 нчы йорт каршында 29 яшьлек машина йөртүче җәяүлеләр кичүенең күренеп торган зонасында билгесез урында юл аша чыккан ир-атны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 33 яшьлек гражданин җәрәхәтләр алган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны хастаханәдән җибәргәннәр.

Көннең икенче яртысында 67 яшьлек ир-атны бәрдерәләр – Кави Нәҗми урамындагы 18 нче йорт каршындагы «Киа Рио» автомобилен йөртүче имин ара сайламаган. Зыян күрүчегә хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.

Шул ук вакыт эчендә 291 машина йөртүче һәм 48 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен 32 кеше игътибарсыз калдырган, җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән өчен 28 автомобильче җәлеп ителгән, тагын 8 кеше исереклек билгесе булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясендә.

2024-11-14T12:46:32+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.