160-ка якын административ эш стационар фотофиксация комплекслары ярдәмендә кузгатылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Ксения Швецова). Казанда машина кую урынын түләмәс өчен дәүләт номерларын салдырган яки яшергән муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш дәвам итә. Агымдагы елның 6 аенда чит предметлар ярдәмендә номерларны яшерүнең 11 мең факты ачыкланган, бу автомобиль хуҗалары штрафка тартылган. Парковка вакытында номерларын салдыручы машиналарның намуссыз хуҗаларын билгеләргә әлегә тест режимында эшли торган стационар фотофиксация комплекслары мөмкинлек бирә. Алар ярдәмендә әлеге хокук бозу буенча 160-ка якын административ эш кузгатылган.
«Кызганычка каршы, хокукый коллизияләр әлегә бу мәсьәләне тулысынча хәл итүне кыенлаштыра, әмма без бу юнәлештә дөрес хәрәкәт итәбез, Эчке эшләр министрлыгыннан, ЮХИДИнән хезмәттәшләр, хөкүмәт белән вариантлар турында фикер алышабыз, – дип шәрехләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Ахыр чиктә карар табылыр дип ышанам – моны килеп туган вәзгыять таләп итә. Тәртипле кешеләр болай эшләми – алар үз машиналарын номерсыз калдырмый».
Муниципаль парковкаларда номерлары салдырылган автомобильләрнең озак торуы аркасында урамнарның йөкләнеше арта. Кайвакыт хокук бозучы йөртүчеләр дәүләт номерларыннан башка автомобильләрне көне буена калдыра һәм башка автомобильчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра.
Хокук бозучыларга каршы көрәшү өчен узган елның декабрь ахырында муниципаль парковкалар участокларында эксперимент сыйфатында Sova-m һәм «Страж» фотофиксациясенең стационар комплексларын урнаштырдылар, дип искә төшерде И.Шакиров. Әлеге комплекслар ярдәмендә транспорт чарасын кую мизгеле теркәлә, машина йөртүче дәүләт теркәү билгесен капларга яки төшерергә өлгергәнче.
«Әлегә без яңа системаларны сынау режимында, әмма алар ярдәмендә 160 кеше 2,5 мең сум күләмендә штраф алган. Техник моментлар җайга салынуга, бу барлык закон бозучыларны да җаваплылыкка тарту дигән сүз», – дип сөйләде И.Шакиров.
Фотофиксация комплекслары эшенең нәтиҗәлелеге шулай ук элек номерсыз автомобильләр саны арту теркәлгән урыннарда да раслана, хәзер парковка өчен түләүләрнең артуы күзәтелә.
Комплекслар тест режимында эшләгәндә, тәртип бозучыларны муниципаль хезмәткәрләр ачыклый, алар парковкаларны карый, кәгазь битләрен һәм номерларны яба торган башка предметларны кулдан алып ташлый. Хокук бозучылар шулай ук 2,5 мең сум күләмендә штраф ала.
Машина кую өчен түләмәү проблемасын хәл итү мисалы булып Мәскәү хезмәт итә ала, анда хокук бозучылар белән көрәшүнең кырысрак механизмы гамәлгә ашырылган, дип өстәде И.Шакиров.
«Машина муниципаль парковкада номерларсыз калдырылганга күрә, аның милекчесен идентификацияләү мөмкин түгел, ул потенциаль рәвештә иҗтимагый куркынычсызлыкка куркыныч янарга мөмкин. Шуңа күрә анда мондый автоларны шунда ук эвакуациялиләр, – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Мәскәү белән аналогия буенча без штрафстоянкаларга номерсыз машиналарны мәҗбүри эвакуацияләргә тәкъдим итәбез һәм инде анда барлык шартларны ачыклауны».
Парковка өчен түләнмәгән зыян күләме парковка урыннарының гомуми күләменең 20-25% чикләрендә бәяләнә, дип өстәде И.Шакиров.