Шәһәрлеләргә салкын тию яки грипп симптомнары булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Атна эчендә Казанда көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 13 мең 421 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 106,7 тәшкил иткән. ТР башкаласында авыручылар саны эпидемик чиктән 38,5%-ка югарырак.
Татарстан буенча атна эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 26 мең 436 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 70,8 тәшкил иткән. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 16,4%-ка югарырак, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.
Авыру мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында эпидемия чигеннән түбәнрәк, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында - югарырак.
Шәһәрлеләргә вируслы авыруларны кисәтү чараларын үтәргә һәм салкын тию яки грипп симптомнары булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.