В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атна белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре һәм янгыннар сәбәпле чакырулар кимегән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 12-нче марттан 18-нче мартка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 9 мең 198 чакыру килгән, шуларның 1141 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7542 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 54 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 202 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 84 чакыру килгән.
846 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 30 тапкыр чакыртылганнар, аларда 30 кеше зыян күргән, 14 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 14 тапкыр чакыртылган, биредә 3 кеше зыян күргән, 2 кеше үлгән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны авырулар, бәхетсезлек һәм бала табу очраклары хисабына 183-кә кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләренә чакырулар саны 1-гә кимегән, яншыннарга – 4-кә, бала табу очракларына – 4-кә. Миокард инфарктына чакырулар саны 3-кә арткан, мидәге кан әйләнеше бозылу очракларына – 26-га. Җәмәгатҗ урыннарына медикларны чакырулар саны 110-га арткан.