В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Калдыкларны шәһәрдән читкә чыгару белән бәйле мәсьәләләр, көчле кар яву сәбәпле, махсус техниканың мәйданчыкларга керүе кыенлашу аркасында хәл ителми калган
Марат Мөгыйнов фотосы
Хәзерге вакытта вәзгыять тотрыкланды, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте. Җыелган чүп өемнәрен нәтиҗәле юк итү өчен төбәк операторы рейслар һәм махсус техника санын арттырган, шулай ук өстәмә эшче көчләр җәлеп иткән. Линиягә көн саен 120 берәмлектән артык техника, шул исәптән өч чүп ташу машинасы, ике ломовоз һәм биш бригада чыга.
Узган тәүлектә генә дә, ягъни 17 мартта, 1 мең куб.метрдан артык калдык чыгарылган һәм 189 контейнер мәйданчыгы чистартылган. Җыелган калдыкларны башта махсус станцияләргә илтәләр, аннары алар төрләргә аеру пунктларына һәм полигонга җибәрелә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов Татарстанда калдыклар белән эш итү системасын тамырдан үзгәртергә – чүпләрне тирәнтен эшкәртертә тәкъдим итте.