В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чистартылган территорияләрдә тәртип бозучыларны ачыклау өчен фотога төшерү җайланмалары куялар, тапталган яшеллекне торгызалар, керү юлларын казыйлар
Денис Гордийко фотосы
Бу елны Казанда максатчан эш нәтиҗәсендә 269 санкцияләнмәгән чүплек юк ителгән. Подлужная һәм Химия урамнарындагы чүплекләр, «Сәләх» мәчете артындагы, «Родник» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендәге чүплекләр иң зур чүп ташланган урыннар булып санала. Чүп җыелу урыннарын ачыклау эше Татарстан Республикасы Экология министрлыгы бурычы булып санала, шәһәр хезмәтләре чүпне оператив рәвештә җыеп, тиешле урынга илтеп ташлау, территорияләрне торгызу һәм кабат хокук бозуларны кисәтү бурычын үти.
Вахитов һәм Идел буе районнарында 80 чүплек бетерелгән. Миллениум күпере астында Подлужная урамындагы чүплек иң зурысы буларак билгеле иде. Җәй көне әлеге территориядән 1319 кубометр чүп чыгарылган, көзен тапталган яшеллек торгызылган: 4,8 мең квадрат метр мәйданга газон чәчкәннәр һәм 185 агач – 70 юкә, 70 чыршы һәм 45 очлы яфраклы өрәңге утыртканнар.
Совет районы территориясендә агымдагы елда барлык ачыкланган рөхсәтсез чүплекләр – барлыгы 68 объект юкка чыгарылган. Иң эреләре Мамадыш трактындагы «Сәләх» мәчете артында, «Родник» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә һәм Вишневка торак массивында булган. Чистарту эшләре санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм төзелеш калдыкларын юк итү буенча эшләнгән муниципаль контракт кысаларында алып барылган.
Киров һәм Мәскәү районнарында гомуми күләме якынча 6,5 мең кубометр булган 17 чүплек чистартылган. Ике мең тоннага якын төзелеш калдыклары һәм 3874 кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Иң зур чүплек Химия урамындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны янында табылган. Экология министрлыгы хезмәткәрләре мондый территорияләргә фотога төшерү җайланмалары куялар һәм алга таба административ эшләр башкарыла, районның төзекләндерү бүлеге, территория чистартылганнан соң, калдыкларны кабат китереп ташламасыннар өчен, керү юлларын казый.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында ел башыннан 119 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Хәзерге вакытта 104 чүплек урыны юк ителгән. Чүплекләрне юк итү эшләре бүлеп бирелгән акчалар хисабына да, яз көне шәһәрне санитар чистарту икеайлыгы кысаларында да башкарылган. Чүп өемнәренең бер өлеше якындагы оешмаларны җәлеп итеп җыештырылган: янәшәдәге участокларны тиешле хәлдә карап тоту бурычы йөкләнгән предприятиеләр, территорияләрне Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә чистартканнар.
Калдыкларны ташлап китүнең иң эре нокталары исемлегенә М.Миль урамында тимер юл буендагы участоклар, Урман күленә таба сузылган юллар, Фатыйх Әмирхан урамында урнашкан 103 нче йорт янындагы территория, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендәге чүплек, Воровский урамында юл буендагы территория (гаражларны ирекле җимергәннән соң), шулай ук Теплично-Комбинатская урамы, 10 һәм Үзәк Мариуполь урамы, 84 йорт адресы буенча четерекле зоналар кертелгән. Әлеге территорияләрдән барлыгы 21,5 мең кубометр чүп чыгарылган.
Кабат хокук бозуларны булдырмау максатыннан районнар администрациясе агач утырту буенча зур эш башкарган. Элеккеге чүплекләр урынында «җанлы киртә» барлыкка килгән. Хәзерге вакытта яшел үсентеләр «соры йөкчеләр» файдаланган юлларны каплый. Гомумән алганда, ике районда яшеллекне торгызу программасы ярдәмендә 1000 гә якын агач утыртылган.