Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2018, 10:51

Казанда ике ай эчендә полигоннарга 11 мең КАМАЗ чүп чыгарылды һәм 36-дан артык чүплек юк ителде

Шәһәрне санитар чистарту чараларында 150 меңнән артык кеше, ягъни 12 процентка якын казанлы катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь, Алсу Сафина). 3 меңнән артык предприятие, 150 меңнән артык кеше һәм 12 процентка якын казанлы шәһәрне санитар чистарту чараларында катнашты. Ике ай эчендә Татарстан башкаласында урамнар, газоннар, парклар һәм скверлар, кварталлар эчендәге юллар һәм ишегаллары чистартылды, чүп өемнәре чыгарылды. Шәһәрнең 75 территориясендә үткәрелгән шәһәркүләм өмәдә урман-парклар территорияләре, Кабан һәм Идел елгаларының яр буйлары чистартылды.

Эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, икеайлык эчендә шәһәр полигоннарына 250 мең куб.м чүп чыгарылды – бу 11 мең КАМАЗ, 36-дан артык санкцияләнмәгән чүплек юк ителде. Полигоннарга көн саен уртача 4,5 мең куб.метрга кадәр төрле чүп чыгарылган. Бу көннәрдә чүплекләр гадәттәгедән 15% артык чүп кабул иткән.

“Икеайлыкка планлаштырылган чаралар тулы күләмдә үтәлде. Хәзерге вакытта көн саен объектларга агымдагы хезмәт күрсәтелә, кунак маршрутларын һәм кунакчыллык зоналарын төзекләндерү һәм әзерләү эшләре башкарыла”, - диде Игорь Куляжев.

Казан Мэры Илсур Метшин санитар икеайлыкта катнашкан предприятиеләргә, учреждениеләргә, югары уку йортларына, идарә итүче компанияләргә, подрядчыларга рәхмәтен белдерде. “Шәһәр чистарып китте. Хәзер әлеге чисталыкны сакларга кирәк. Аны кунаклар кабул итә торган урамнарда гына түгел, ә Казанның бөтен территориясендә дә саклавыгызны сорыйм. Барысын да тикшереп торырга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы, ТКХ комитеты рәисе һәм районнар администрацияләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Кайбер йортлар буенча сораулар бар, дип билгеләп үтте Мэр. “Аларда яшәүчеләр үзләренең территорияләренә җавапсыз караса, бу бер мәсьәлә. Икенче мәсьәлә – подрядчының җавапсыз эшләве. Әлеге сорауларга игътибар итеп, аларны контрольгә алыгыз”, - диде ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.06.2018
Видеорепортаж
04.06.2018 11:00
Казанда ике ай эчендә полигоннарга 11 мең КАМАЗ чүп чыгарылды
Барлык яңалыклар