Бүген төнлә юлларны кардан чистартуда 344 берәмлек техника катнашачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче гыйнвар). Казанда, ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, гыйнварның ике көнендә 14 мм явым-төшем яуган, бу айлык норманың 42%-ын тәшкил итә. Ел башыннан техниканың уртача тәүлеклек чыгуы 378 берәмлек тәшкил итте, юл хезмәтләре тәүлек буе эшли.
Алдагы төнне шәһәрне җыештыруда 54 юл эшчесе һәм 344 махсус техника, шул исәптән 77 катнаш юл машинасы, 66 трактор щеткасы, 107 үзбушаткыч, 49 фронталь төягеч, 12 «Барсик» минитөягече һәм башка техника эшли.
Карны Авангард, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Вахитов, Восстание, Габишев, Гвардия, Гыйззәт, Девятаев, Журналистлар, Касаткин, Кирпичников, Космонавтлар, Кремль, Кулагин, Лобачевский, Нариманов, Родина, Техника, Товарищеская, Урманче, Федосеев, Фучик, Химиклар урамнарыннан, Җиңү проспектыннан, Себер тракты һәм урамнарның башка участокларыннан чыгарачаклар.
Ясалма корылмаларны, җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүләрен, тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын, чыршы шәһәрчекләренә якын территорияләрне, шулай ук паркларны һәм скверларны карап тоту – юлчыларның аерым контролендә.
Сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 182 мең тонна кар чыгарылган, шул исәптән гыйнварда – 15 мең тонна. Юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы чаралар белән эшкәртәләр. Сезон башыннан Казанда 34 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган, шул исәптән гыйнварда – 3,2 мең тонна, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Бүгенгә, һава шартларын исәпкә алып, юллар норматив хәлдә. Төп игътибар кар чыгаруга һәм тротуарларны чистартуга юнәлтелде. Көчле кар явып үткәннән соң, ике тәүлек эчендә юллар тәртипкә китереләчәк.