Колсәет, Салмачы, Яңа Савин районы һәм Азино халкы өчен мәдәният йортларына ихтыяҗ әле дә бар.
Фото: Совет районы администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль, Ксения Швецова). Соңгы елларда Казанда барлык муниципаль мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды, моннан тыш, поселокларда 8 яңа учреждение барлыкка килде. «Без Казанда алга таба хәрәкәт итәргә һәм яңа максатлар куярга мөмкинлек бирә торган база булдырдык. 6 ел эчендә, торак массивларда мәдәният йорты төзүдән тыш, совет чорында төзелгән барлык поселок клубларын да ремонтладык», – дип билгеләде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Шул ук вакытта Колсәет, Салмачы бистәләрендә яшәүчеләр өчен мәдәният йортларына ихтыяҗ кала, шулай ук Яңа Савин районында һәм Азино микрорайонында ял итү үзәкләренә ихтыяҗ бар, дип өстәде А.Абзалов.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы 6 учреждениене яңарту планлаштырыла, алар арасында Революция урамындагы 10 нчы номерлы балалар музыка мәктәбе, Баруди урамындагы 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбе, Г.Камал урамындагы Р.Яхин исемендәге 3 нче номерлы музыка мәктәбе бар. 2022 елга планнарда – Космонавтлар урамындагы 7 нче номерлы балалар музыка мәктәбен һәм Индустриаль урамындагы 7 нче номерлы сәнгать мәктәбен комплекслы модернизацияләү.
Капиталь ремонтлана торган П.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбе өчен музыка кораллары һәм җайланмалар сатып алынган инде, анда күп кенә танылган кешеләр, шул исәптән композитор София Гобәйдуллина укыган. А.Абзалов сүзләренә караганда, мәктәптә музей ачу планлаштырыла, хәзерге вакытта аны проектлау эшләре алып барыла.
Шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә 8,4 меңнән артык бала өстәмә белем ала, аларның саны арта. А.Абзалов сүзләренә караганда, балалар өчен иҗат түгәрәкләре буенча тәкъдимнәр саны узган елга караганда 5% ка арткан.