В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзелеш мәйданчыкларындагы объектларга хезмәткәрләрне эшчеләрне тану системасы ярдәмендә кертәләр
Хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Координация советы шәһәрнең 14 төзелеш мәйданчыгында һәм ике сәнәгать предприятиесендә 41 объектны тикшергән.
Уңай үзгәрешләргә килгәндә, әлеге тармак буенча төзелеш мәйданчыкларына керү мөмкинлеген контрольдә тота торган яңа система уйлап табылган. Әйтик, «Унистрой» компаниясендә объектка чит затларның территориягә рөхсәтсез керүен чикләү максатыннан төзүчеләрнең йөзләрен тану системасы кулланыла. Петр Полушкин урамында «Мой ритм» торак комплексы төзелешендә эшләүче чит илләрдән килгән хезмәткәрләр, эшкә рөхсәт бирү вакыты чыккан булса, гомумән, объектка кертелми. Төзүче оешма әлеге мәгълүматларны, it-системаларны кулланып, Татарстан Республикасы буенча миграция хезмәте белешмәләре базасы белән чагыштыру нәтиҗәсендә белә ала.
Шул ук вакытта кайбер объектларда куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган. Мәсәлән, Халитов урамы, 4 йорт адресы буенча төзелә торган «Сиберова» торак комплексы мәйданчыгында объектка керү урынында җәяүлеләр һәм транспорт өчен хәрәкәт схемасы күрсәтелмәгән, объектта бинаның фундаментын салу өчен алдан әзерләнгән җир астындагы чокыр технологияләрне бозып казылган, төзелеш мәйданчыгында юллар таулы-чокырлы булганга, биредәге хәрәкәтнең шактый катлаулы булуы ачыкланган.
Хәсән Туфан урамы, 33 йорт адресы буенча төзелә торган объектта электр энергиясен тапшыру җайланмасының, электр чылбырларын кулдан тоташтыру өчен билгеләнгән механик коммутация җайланмасының тиешенчә кулланылмавы, электр чыбыкларының изоляциясез кулланылуы ачыкланган. Халитов урамы, 10 йорт адресы буенча төзелә торган «Статный» торак комплексы мәйданчыгында газ баллоннарын саклау кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
«Техвент» компаниясе хезмәтне саклау өлкәсендә куркынычсызлык системасын беренчеләрдән булып тәртипкә салган оешма буларак дан казанса да, Химия урамы, 48 йорт адресы буенча урнашкан җитештерү мәйданчыгында, искергән йөк күтәрү, электереп алу җайланмасы кулланылуы билгеле. Кисәтүдән соң алар яңаларына алыштырылган. Васильченко урамы, 37 йорт адресы буенча «Корыч сәнәгате компаниясе»нең җитештерү объектында, 37 газ баллонының эшкәртелгән ягулык-майлау материаллары салынган савытлар янында урнаштырылуы ачыкланган.
Оешма, хезмәткәрләрнең тормышына куркыныч яный торган ачыкланган әлеге хокук бозуларны төзәтмәсә, Координация советы карарлары күзәтчелек органнарына җибәреләчәк.
Агымдагы елның 10 аенда Казанда җитештерү өлкәсендә 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның 2 се төркемле бәхетсезлек очрагы, 6 сы үлемгә китергән фаҗигале хәл булып санала. Имгәнү куркынычы китереп чыгара торган өлкәләргә килгәндә, сәнәгать, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү (һәр юнәлеш буенча 8 очрак), төзелеш (5 очрак) һәм транспорт (5 очрак) тармакларын әйтергә була. Бәхетсезлек очраклары белән бәйле имгәнү куркынычы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 процентка кимегән.
Җитештерү өлкәсендә бәхетсезлек очракларының күбесе биеклектән егылу белән бәйле. Биеклектә эшли торган хезмәткәрләрне саклый торган җайланмаларның җитәрлек булмавы, егылудан саклый торган шәхси саклану чараларын кулланмау, шулай ук төзелештә биек урыннарда эшләү өчен каралган махсус баскычларның, платформаларның, күтәртү җайланмаларының һәм гадәти баскычларның ышанычлы булмавы аркасында барлыгы шундый 14 очрак (шуларның 5 се – үлем, 9 ы авыр тән җәрәхәтләре белән бәйле очраклар) теркәлгән. Тагын күңелсез 6 механик хәл, 3 юл-транспорт фаҗигасе булуы билгеле.
Хезмәт хокукларын яклау, керемнәрне рәсми рәсмиләштерү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча Казан халкы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына яки хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча Башкарма комитетның 299-16-53 телефон номеры аша «кайнар линия» хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.