(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Алсу Сафина). Бүгенге көнгә Казанда чокыр ремонты 4 мең кв.метр мәйданлык участокларда башкарылган. Эш технологияләре турында журналистларга пресс-тур барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде. Эшләр шәһәрнең барлык районнарында да башкарыла, аерым алганда бүген төзекләндерү эшләре Гадел Кутуй, Бутлеров, Гагарин, Королев, Кол Гали, Салмач поселогының Центральная урамнарында бара.
Күпчелек очракта төзекләндерү эшләре юл хәрәкәтенә комачауламас өчен, кичке һәм төнге вакытта алып барыла. Ләкин юлларну кисү эшләре көндез башкарыла. Бүген дә журналистлар күреп кайткан Бутлеров урамында кичке сәгать 8-дә эшләр кайный иде.
Нормативлар буенча, төзекләндерү өчен әзерләнгән чокыр шул көнне үк ясалырга тиеш. “Кызганыч, ләкин кичәге кебек очраклар булырга мөмкин: без чокырларны әзерләдек, әмма һава торышы бозылу сәбәпле алар ясалмыйча калды”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Әлеге очракларда барлык чокырлар да киртәләр белән тотыла дип өстәде ул.
Юл эшчеләре сүзе буенча, эретеп коелган асфальт технологиясе 10 градус җылылык булган шартларда гына кулланыла. Температура югарырак менгәч, эшләр зур карталы тыгыз кайнар асфальтобетонны кулланып дәвам ителәчәк.
“Бүгенге көндә ремонт эшләре якынча 4 мең кв.м мәйданлык участокта башкарылган, 5 кв.метрга кадәр чокырлар эретеп коелган асфальт белән каплана”, - диде Игорь Куляжев. Сөйләүченең сүзләре буенча, әлеге каплам озак вакыт хезмәт итәчәк. “Ләкин бу вакытлыча чара. Бүген без чокыр ремонты башкарсак, вакыты җиткәч асфальтобетонның өске катламнарын алмаштыру эшләре башланыр. Әлеге очракта чокыр фрезерланачак һәм бу урында әйбәт асфальт салыначак”,- дип өстәде И.Куляжев.
Чокыр ремонты ясалачак участоклар подрядчы оешмалар, Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре һәм район администрацияләре катнашыда юлны тикшерү башкарылганнан соң гына билгеләнә. Тикшерү барышында аварияле участоклар билгеләнә. Шулай ук автомобиль йөртүчеләрнең дә мөрәҗәгатьләре исәпкә алына. И.Куляжев сүзе буенча, беренче чиратта транспорт хәрәкәте интенсив булган, җәмәгать транспорты йөрегән юллар төзекләндерелә. Шундый юлларның берсе булып Бутлеров урамы тора. Биредә подрядчы оешма булып “Горводзеленхоз” МУП, ә субподрядчы оешма – “Скад”булып тора.
Барлыгы шәһәр буенча барлык кирәкле техника белән җиһазландырылган 7 комплектацияләнгән бригада эшли. Эшкә 62 берәмлек техника, шул исәптән эретеп коелган асфальтобетонны китерү өчен 7 термомиксер (кохер), 10 компрессор, 6 махсуслаштырылган фрез, 12 швонарезчик һәм башка техника җәлеп ителгән.
Чокыр ремонтына гарантия – бер ел. Совет районы администрациясенең төзекләндерү һәм торак массивлар белән эш итү бүлеге башлыгы Денис Воробьев билгеләгәнчә, эретеп коелган асфальтобетон шактый ышанычлы. Совет районының бүгенге көндә төзекләндерү эшләре барган урамнарының берсе Гадел Кутуй урамы. Эшләрне биредә “Юлдаш” субподрядчы оешма башкара, подрядчы булып “Городские мосты” МУП тора.
Быел барлыгы чокыр ремонтын ясауга 53,7 млн.сум бүленеп бирелгән. Әлеге чаралар 40 мең кв.м мәйданлык юлларны төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк.