Уңайлы һава шартлары башланганчы, чокырларны ямауда "сыек" асфальт кулланыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март, Алинә Бережная). Казанда юлларны ямау эшләре дәвам итә. Февральдән шәһәрнең юл хезмәтләре Казан юлларының 45 участогында 6,5 мең квадрат метр мәйданлы чокырны ямаган. Уңайлы һава шартлары башланганчы, чокырларны ямауда "сыек" асфальт кулланыла. Төнге матбугат туры вакытында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән чокырларны ремонтлау эшләренең барышын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин карапк кайтты.
Беренче объект Шоссе урамы булды - әлеге территориягә карата автомобильчеләрдә күп шелтә булган һәм бүген ремонт эшләре бара торган участокларның берсе ул. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, чокырлар барлыкка килүгә җылы кыш та йогынты ясаган. «Быел кыш еш кына температура плюска күчкәләде, күп юлларда асфальт җимерелде, шуңа күрә аны торгызу буенча ашыгыч чаралар күрергә туры килә», - дип сөйләде журналистларга И.Куляжев.
Ул билгеләп үткәнчә, февраль ахырыннан, беренче этапта, чокырларга ремонт ясау түбән температураларда кулланырга ярый торган "сыек" асфальт ярдәмендә башкарыла. Катнашманың температурасы кимендә 190 градус тәшкил итә. «СК Дорстрой» ҖЧҖ участогы башлыгы Вадим Перевозчиков сөйләгәнчә, бер-ике сәгатьтән ремонтланган юл буйлап автомобильләр йөри ала. «"Сыек" асфальтта битум һәм минераль ябыштыручы матдәләр күп, бу аны дымга карата ныклы һәм чыдам итә», - дип аңлатты В.Перевозчиков. Бер бригада смена барышында 150 квадрат метр тигезсезлекне бетерә. Бөтен ремонт эшләре төнлә, шәһәр юлларында машиналарның иң аз трафигы булганда уза.
Чокырлы ремонт - ул тотрыксыз һава шартлары чорында юлларның тигезсезлеген ашыгыч рәвештә төзәтергә мөмкинлек бирә торган вакытлы чара гына. Мондый оператив чара алга таба чокырга зураерга ирек бирми, автомобиль һәм җәмәгать транспорты юлы буйлап имин йөрүне тәэмин итә. Һава температурасы 10 градустан арткач, ремонт кайнар асфальт-бетон кулланып башкарылачак, дип аңлатты И.Куляжев.
Подрядчы оешмалар, Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре һәм эшләрнең заказчылары - район администрацияләре юллар белән танышып чыкканнан соң, нинди участоклардагы чокырларга ремонт ясалачаклыгы билгеләнә. Беренче чиратта, транспорт хәрәкәте аеруча интенсив булган участокларда һәм җәмәгать транспорты йөри торган урыннарда ремонт үткәрелә. Шул ук вакытта автомобильчеләрнең мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына. Салмачи бистәсендәге ТЭЦ, Беломорск, Центральная урамнары, Большая Красная, Краснококшайск, Ленинград, Восход, Осиново, Чуйков, Зорге, Зур Крыловка, Миллениум күпере астында, Нагорный торак массивында һәм башка урыннарда ремонт узды.
Шундый ук эшләр бүген төнлә белән Аркылы Базар урамында да барды. Шәһәрдә барысы 13 тупланган бригада эшли, алар бөтен кирәкле техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Эшләр өчен 62 берәмлек техника җәлеп ителгән. Игорь Куляжев сүзләренчә, шәһәрдә тиз арада ямарга кирәк булган юллар күп. «Без инде 45 юл участогында ремонт ясадык, әмма әйләнеп үтүләр яңа чокырлар барлыкка килүен күрсәтә. Поселокларда юллар күп, әмма әлегә анда ремонт ясый алмыйбыз - дым һәм карның эреп бетмәве комачаулый. Кар ахырына кадәр эреп беткәнен көтәбез һәм эшне башлыйбыз», - дип аңлатты И.Куляжев.
Яз көне чокырларны ремонтлап бетереп булмас, юлларны норматив хәлдә тоту көзгә кадәр алып барылачак. Быел чокырларга 70 млн сум акча бүлеп бирү каралган, бу 40 мең квадрат метр мәйданда юлны ремонтларга мөмкинлек бирә.