Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2019, 09:31

Казанда каршеринг шартларында алынган автомобильләрне муниципаль парковкаларда бушлай калдырырга мөмкин булачак

Татарстан башкаласында шәһәрлеләргә һәм кунакларына арендага бирелә торган җиңел машиналар реестры төзеләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). 1 марттан Казанда каршеринг шартларында шәһәрлеләргә автомобильләр бирә торган эшкуарлар өчен яңа хезмәт күрсәтелә. Хәзер физик затларга минут тарификациясе нигезендә арендага алынган машиналарны парковкаларда бушлай калдырып булачак. Яңа хезмәт кертү турындагы карарга шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.

Якын арада Татарстан башкаласында транспорт чараларын ташламалы рәвештә урнаштыру өчен парковка рөхсәтләре реестры төзеләчәк, алар шәһәрлеләргә һәм кунакларга кыска вакытлы чорга арендага бирелә. Реестрга кертелгән машиналарны муниципаль парковкаларда теләсә кайсы вакытта калдырырга мөмкин булачак - машина йөртүчедән бернинди түләү дә алынмаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, прокатка алынган машина йөртүчеләр эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен түгел, ә шәхси максатларда гына файдалана ала.

Транспортны шәхси эшмәкәрләр яки юридик затлар реестрына кертү өчен гариза тапшырырга кирәк. 1 марттан хезмәт күрсәтү өчен гариза белән Транспорт комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ә алга таба хезмәт күрсәтүне күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтү планлаштырыла. Тулырак мәгълүматны, шулай ук гариза формасын монда табарга була.

Транспорт комитеты аңлатуынча, реестрга бер елга бер автомобиль кертү өчен, җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында урнашкан түләүле барлык муниципаль парковкаларда урнаштырган өчен 10 мең 890 сум түләргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, каршеринг – ул минутлык тарификациясе булган автомобильне кыска вакытлы арендалау сервисы. Бу хезмәт Россиянең эре шәһәрләрендә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта бик популяр, шулай ук Европада киң таралган. Мондый популярлыкка, беренче чиратта, кулланучылар өчен каршеринг автомобильләренең өстенлекләре – сәфәрнең түбән бәясе һәм уңайлы шартлары, бензинга, парковкага чыгымнар булмау, автомобильгә хезмәт күрсәтү һәм аны карап тоту белән бәйле.

"Бу эшмәкәрләр өчен дә, машиналарны прокатка алган кешеләр өчен дә уңайлы хезмәт. Шәһәр өчен дә ул зур әһәмияткә ия – экспертлар мәгълүматлары буенча, прокатка алырга мөмкин булган бер автомобиль 15 шәхси машинаны алмаштыра, димәк, урам-юл челтәрендә һәм экологиягә йөкләнешне берничә тапкыр киметә", - дип билгеләп үттеләр Транспорт комитетында.

Шунысын да өстәп үтик, реестрга кертелгән автомобильне таләпләр нигезендә рәсмиләштерергә кирәк – танып белү билгеләре парковкадагы башка машиналардан аеру мөмкинлеге өчен кирәк. Шулай итеп, машинаның төп төсе теләсә нинди булырга мөмкин, ә транспорт чарасының түбә лонжероны һәм арткы канатны (крыло) Pantone 1505 C яки Ral 2008 төсләр модельләре буенча кызгылт сары төскә буярга кирәк.

Барлык яңалыклар