Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2020, 11:21

Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш

Казанның хәрби хезмәткә алынучылары Кара диңгез, Балтыйк һәм Төньяк флотларына, президент, Семеновский, Преображенский полкларына хезмәт итәргә китәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Зилә Гайфи). 1-нче октябрьдә Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш, шуларның 3 меңгә якыны уку вакытына кичектерү ала алачак, 800-дән артык кешенең башка нигезле сәбәпләре бар. Бүген шәһәр Башкарма комитетында көзге чакырылыш кампаниясенең барышы турында Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов сөйләде.

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны 15-нче октябрьдән 20-нче декабрьгә кадәр җибәрү планлаштырыла. «Казаннан 700-ләп кеше җибәрелергә тиеш», - дип хәбәр итте Ш.Ханнанов.

«Көзге чакырылыш кампаниясендә Казан традицион рәвештә Кара диңгез, Балтыйк һәм Төньяк флотларны, президент, Семеновский, Преображенский полкларын, фәнни роталарны, ракета гаскәрләрен, һава-космик көчләрне комплектлаштырачак», - дип билгеләде Ш.Ханнанов. Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссары сүзләренә караганда, әлеге элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүче яшь казанлылар, чакыруны көтмичә, инде сентябрьдә үк алдан сайлап алу өчен комиссариатларга мөстәкыйль мөрәҗәгать итәләр.

Бу көзге чакырылыш кампаниясенең үзенчәлеге - хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында коронавирус таралуны булдырмау һәм инфекциянең кораллы көчләр сафларына үтеп керүен булдырмау өчен чаралар комплексын кабул итү. «Моның өчен хәрби комиссариатларда хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм башка килүчеләр саны чикләнде, керү юлында температура контроле оештырылды, шәхси саклану чаралары кулланыла. Дезинфикацияләүче эремәләр, битлекләр, перчаткалар запасы булдырылды. Һәр 2 сәгать саен чакырылыш пунктларында биналарны дезинфекцияләү чаралары белән җыештыралар», - дип сөйләде Ш.Ханнанов. Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә алынучыларның барысына да мәҗбүри тәртиптә грипптан һәм җил чәчәгеннән, шулай ук пневмококк һәм менингококк инфекцияләреннән прививкалар ясалачак

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин хәрби чакырылышны оештыруның мөһим бурыч булуын билгеләп үтте һәм район администрацияләрен көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында барлык планлаштырылган чараларны үтәргә өндәде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.10.2020
Видеорепортаж
05.10.2020 13:25
Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш
Барлык яңалыклар

Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Зилә Гайфи). 1-нче октябрьдә Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш, шуларның 3 меңгә якыны уку вакытына кичектерү ала алачак, 800-дән артык кешенең башка нигезле сәбәпләре бар. Бүген шәһәр Башкарма комитетында көзге чакырылыш кампаниясенең барышы турында Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов сөйләде.
Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны 15-нче октябрьдән 20-нче декабрьгә кадәр җибәрү планлаштырыла. «Казаннан 700-ләп кеше җибәрелергә тиеш», - дип хәбәр итте Ш.Ханнанов.

«Көзге чакырылыш кампаниясендә Казан традицион рәвештә Кара диңгез, Балтыйк һәм Төньяк флотларны, президент, Семеновский, Преображенский полкларын, фәнни роталарны, ракета гаскәрләрен, һава-космик көчләрне комплектлаштырачак», - дип билгеләде Ш.Ханнанов. Вахитов һәм Идел буе районнары хәрби комиссары сүзләренә караганда, әлеге элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүче яшь казанлылар, чакыруны көтмичә, инде сентябрьдә үк алдан сайлап алу өчен комиссариатларга мөстәкыйль мөрәҗәгать итәләр.

Бу көзге чакырылыш кампаниясенең үзенчәлеге - хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында коронавирус таралуны булдырмау һәм инфекциянең кораллы көчләр сафларына үтеп керүен булдырмау өчен чаралар комплексын кабул итү. «Моның өчен хәрби комиссариатларда хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм башка килүчеләр саны чикләнде, керү юлында температура контроле оештырылды, шәхси саклану чаралары кулланыла. Дезинфикацияләүче эремәләр, битлекләр, перчаткалар запасы булдырылды. Һәр 2 сәгать саен чакырылыш пунктларында биналарны дезинфекцияләү чаралары белән җыештыралар», - дип сөйләде Ш.Ханнанов. Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә алынучыларның барысына да мәҗбүри тәртиптә грипптан һәм җил чәчәгеннән, шулай ук пневмококк һәм менингококк инфекцияләреннән прививкалар ясалачак.