Рейдны ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә үткәрделәр.
Фото: Денис Гордийко
Рейд Батурин һәм Кремль урамнарында узды. Бер сәгать эчендә инспекторлар өч закон бозучыны ачыклаган – алар электр самокатларында икешәр кеше йөргән. Кулланучыларга аңлату әңгәмәсе үткәрделәр. Кекшеринг компаниясендә аңлатуларынча, электр самокатларыннан файдалану кагыйдәләрен шушы рәвешле бозган өчен 500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук электр самокатларыннан файдаланучыларның, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта, мәсәлән, тиеш булмаган урында юл чыксалар, административ җаваплылыкка тартылуларын искә төшерә.
Яз көне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты һәм электр самокатларын прокатка бирү хезмәте күрсәтүче кикшеринг компанияләре арасында, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килештереп, шәһәрдә мондый сервисларның эше турында килешүләр имзаланды.
Кагыйдәләр буенча, электр самокатларының максималь тизлеге сәгатенә 20 километрдан артмаска тиеш. Шул ук вакытта Казанның урам-юл челтәренең 45 участогында (алар буенча самокатта хәрәкәт тизлеге сәгатенә 15 километрдан артмаска тиеш) һәм тротуарлар буенча (машиналар йөрү өлешеннән, велосипед һәм велосипед-җәяүлеләр юлларыннан тыш) урам-юл челтәренең 440 участогында (алар буенча сәгатенә 10 километрга кадәр тизлек белән генә хәрәкәт итәргә мөмкин) хәрәкәт иткәндә өстәмә чикләүләр билгеләнде. Моннан тыш, самокатларда Казанның урам-юл челтәренең 39 участогында автомобиль юлларының йөрү өлешендә йөрергә ярамый. Шулай ук бу транспорттан юлларда һәм җәяүлеләр кичүендә файдаланырга ярамый.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында билгеләп үтелгәнчә, шәһәр урамнарында мондый рейдлар җәй дәвамында даими үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда электр самокатларын прокатка алу нокталары саны артты – схема 500 парковка урынын үз эченә ала. Аларның урнашу урыннары шәһәр Башкарма комитеты карары белән расланган.