Концерт программасына Бела Барток һәм Густав Малер әсәрләре кертелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 10 гыйнварда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты узачак. Тыңлаучылар өчен скрипка концертын танылган француз скрипкачысы Рено Капюсон башкарачак.
Тыңлаучылар өчен башка чакырылган солистлар да чыгыш ясаячак – Борис Пинхасович (баритон), Сергей Радченко (тенор). Концерт программасына барлыгы 2 әсәр керде: Густав Малерның "Җир турында җыры" һәм Бел Бартокның скрипка белән оркестр өчен 2-нче номерлы концерты.
Концерт 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.