Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2022, 13:47

Казанда рәсмиләштерелгән гаиләләр саны артты

Гаиләләрен күбрәк 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар рәсмиләштергән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Алинә Бережная). 2021 елда Казанда 11 мең 461 пар гаиләләрен рәсмиләштергән, бу 2020 елга караганда 37%ка күбрәк. Гаилә берлегенә күбрәк 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар кергән. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 2021 елның 14-нче декабрендә иң өлкән яшьтәге пар үзенең гаиләсен рәсмиләштергән: кияүгә 79 яшь, кәләшкә 76 яшь булган.

Гадәттәгечә Казанда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтлиләр. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру икенче ел рәттән эпидемиологик вәзгыять аркасында ябык форматта уздырыла – бүләкләнүчеләрнең өйләренә барып котлап кайталар. Шул рәвешле, Мэрның котлау адресы һәм акчалата бүләкне 1145 гаилә алган. 70 еллык гаилә тормышы белән 4 гаилә, 60 еллык юбилей, бриллиант туй белән - 191 гаилә, 50 еллык гаилә юбилее, алтын туй белән 950 гаиләне котладылар.

Шул ук вакытта аерылышулар саны 18%ка арткан – 2021 елда никахны өзү турында 5 мең 344 акт теркәлгән. «Аерылышулар саны артуны без 2020 елда күрсәтелгән хезмәтләрнең кайбер төрләре буенча булган чикләүләргә бәйлибез, шул исәптән никахны өзү буенча да», - дип аңлатты Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы. Бу статистикага карамастан, Казанда, миллион халкы булган башка шәһәрләр белән чагыштырганда, никахлар һәм аерылышулар нисбәте буенча иң яхшы күрсәткеч саклана.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.01.2022
Видеорепортаж
17.01.2022 13:27
2021 елда Казанда 20,5 мең сабый тууы теркәлгән
Барлык яңалыклар