Җиңүче 2020 елда туристлык продукциясен җитештерү буенча Туризмны үстерү комитеты белән килешү төзиячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Казанда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Казанның рәсми айдентикасы кулланылган сувенир продукциясе һәм халык сәнгате һөнәрчелеге шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Жюри әгъзалары иң яхшы эш дип дизайнер Ирина Беспалова эшләгән акча янчыгы-клатчны таныдылар. Ул 2020 елда сувенир продукциясе җитештерүгә Туризмны үстерү комитеты белән контракт төзү мөмкинлеге алды.
Конкурс 3-нче октябрьдән 21-нче ноябрьгә кадәр Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы сувенир продукциясе җитештерүчеләр, осталар һәм һөнәрчеләр арасында узды. Барлыгы шәһәрнең фирма стилендә башкарылган 25 эш тәкъдим ителде – кроссовкалар, итекләр, чәй өчен савыт-саба, магнитлар, сувенир тәлинкәләре, ачкычлар өчен тышлыклар, паспорт тышлыгы, көндәлек, милли күлмәкләрдән курчаклар һәм башкалар.
Туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, конкурсның төп максаты – Казан айдентикасы кулланылган иң уңышлы эшләнмәләрне җыю. Сайлап алу критерийлары булып фирма стилен дөрес куллану, креатив башкару, туристларга юнәлгәнлек, сәнгать техникаларын куллану торды. Дарья Санникова белән бергә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халык хуҗалыгы кәсепчелеге товарлары комитеты рәисе Диләрә Сафина һәм аның урынбасары Диана Басырова да бәя бирделәр.
Төп җиңүчедән тыш тагын ике номинациядә лауреатлар билгеләнде: «Айдентиканы куллануның оригинальлеге» («Мальва» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән фирма паттерны белән кроссовкалар) һәм «Туристларга ориентирлашу» («Булгария» реклама-сувенир остаханәсеннән күн мозаикасы техникасында ясалган акча янчыгы).
Дарья Санникова бүләкләү барышында шулай ук республика һәм аның башкаласы осталарына Комитетның Казанның рәсми айденткасы хокукына ия булуын искәртте. «2020 ел ахырына кадәр эшкуарлар товар билгесен файдалануга тапшыру өчен бушлай килешү төзи алалар. Әмма дизайнердан аны куллану дөреслеге буенча тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәк булачак», - диде ул.
«Казанның туристлык брендын сувенир продукциясенә генә түгел, ә шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренә дә актив кертү безнең өчен тагын бер мөһим бурыч булып тора», - дип ассызыклады Д.Санникова. Шуңа күрә конкурска махсус кунак – Казанның туристлык айдентикасын баш уйлап табучы, Depot WPF дизайнеры һәм арт-директоры Раушан Солтановны чакырдылар. Конкурста катнашучылар өчен ул айдентикадан дөрес файдалану һәм аны сувенир продукциясен җитештерүдә, шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүдә һәм биналарны формалаштыруда куллану турында семинар үткәрде.
Чарада шулай ук дизайн һәм гамәли сәнгать факультетлары студентлары, Казанның эре туристик объектлары вәкилләре, дизайнерлар һәм шәһәрнең реклама агентлыклары вәкилләре катнашты.