Һөнәри осталык конкурсында шәһәрнең транспорт предприятиеләренең 12 командасы ярыша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Алинә Бережная). Бүген «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесендә (Крылов ур., 3) Казан пассажир транспортының иң яхшы шоферларын һәм кондукторларын сайладылар. Ярышларда шәһәр транспорт предприятиеләренең 12 командасы катнашты. Һөнәри осталык конкурсы Автомобиль һәм пассажир транспорты хезмәткәрләре көненә багышланды.
Ярышларда катнашучыларны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, быел машина йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында ярышлар беренче тапкыр автотранспорт предприятиесе территориясендә уза, бу катнашучыларга көч һәм ышаныч бирергә тиеш. «Бу бәйрәмне уңайлы, өйдәге кебек атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Мин сезнең һәрберегезгә җиңү телим», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга И.Шакиров. Ул шулай ук елдан-ел Казанның транспорт тармагы камилләшә, ә машина йөртүчеләр һәм кондукторлар сафы яңа хезмәткәрләр белән тулылана, дип өстәде. «Бу ел транспортчылар өчен бик күп яңалыклар китерде – сезнең полкта артым - пассажир ташучылар эшкә 700 кондукторны, 280 машина йөртүчене кабул итте. Бу куандырмый кала алмый», – диде И.Шакиров.
Командалар ярышларга җан атучы төркемнәр белән килде, алар плакатлар, флажоклар, ялкынлы сүзләр белән хезмәттәшләренә көч биреп тордылар.
Машина йөртүчеләр өчен сынаулар ике этаптан торды – теоретик һәм практик. Шулай итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшырганнан соң, машина йөртүчеләр маневрлау һәм классик фигураларны күрсәттеләр, алар арасында «бокс», «елан», «тәгәрмәч эзе» һәм башкалар бар иде.
Быел ярышлар программасына яңа сынау кертелде. Машина йөртүчеләргә автобус салонында урнаштырылган стакандагы суны түкмичә маневр үтәргә кирәк иде.
Ярышта катнашучыларның күбесе өчен ул күңел ачу гына түгел, ә җаваплы чара, тагын бер тапкыр һөнәри осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге дә булды. «Бу бәйге минем өчен бик мөһим, мин берничә тапкыр аның призеры булдым. Биредә мин үз һөнәри сыйфатларымны күрсәтә, машина йөртүче һөнәре имиджын күтәрүдә катнаша алам. Беренче карашка, автобус руле артында утыру җиңел кебек, чынлыкта барысы да күпкә катлаулырак. «Салкын акыл – аек исәпләү - җәмәгать транспортын йөртүче шундый булырга тиеш», - дип сөйләде «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе шоферы Нияз Гарифуллин, аның эш стажы 19 ел тәшкил итә.
Шоферлар тизлек һәм җитезлектә ярышканда кондукторлар жюрига пассажирлар белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр. Аларга беренче медицина ярдәме күрсәтү, транспорт карталары белән эшләү һәм багаж ташу кебек сорауларга җавап биреп, тест узарга кирәк иде.
Ярышлар этапларының берсе төрле зурлыктагы купюраларга сдача исәпләү булды – кондукторлар бу эш белән көн саен очраша. Барлык катнашучылар да бу сынауны уздылар.
«Мин 12 ел кондуктор булып эшлим, бу вакыт эчендә иң мөһиме – пассажирларның начар һәм яхшы булмавын аңладым, һәркемгә үз карашыңны табарга, салонда дустанә атмосфера булдырырга, ачык күңелле булырга, кешеләрнең сәфәрен имин генә түгел, ә уңайлы итәргә кирәк», – дип, осталык сере белән уртаклашты «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесе кондукторы Мария Гайнуллина.
Казанның транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, пассажирларга хезмәт күрсәтү мәдәнияте барлык транспорт тармагы эшенә тәэсир итә. «Казанда Россиядәге иң яшь хәрәкәттәге составларның берсе, иң яхшы транспорт системаларының берсе, әмма руль артында тәҗрибәле шоферлар булмаганда, ә салонда дустанә кондукторлар каршы алмаганда, болар барысы да бернәрсәгә дә тормый», - диде А.Габделхаков.