В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эксперт жюрие 7 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Эшкуар йортында 21 нче июньдә ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» региональ конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Җиңүчеләр конкурсның федераль этабында Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Конкурс инде алты ел рәттән үткәрелә һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында экспорт эшчәнлеге лидерларын ачыклауга, шулай ук тышкы икътисади эшчәнлек буенча иң яхшы тәҗрибәне һәм практиканы алга сөрүгә юнәлдерелгән. Иң яхшы экспортерлар җиде номинациядә эксперт жюрие тарафыннан билгеләнәчәк: сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер, хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы экспортер, агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер, югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер, иң яхшы хатын-кыз-экспортер, иң яхшы яшь эшкуар-экспортер, ел ачышы. Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләү тантанасында кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алачак.
Катнашучыларны теркәү һәм сәламләү кофе-брейкы 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак. Чараны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды Икътисад министрлыгы һәм төбәк Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештыра. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.