В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурс яшьләр һөнәри һәм шәхси яктан үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
Гаризалар югары уку йортында яки һөнәри белем бирү оешмасында эшләүче 35 яшькә кадәрге укытучылардан кабул ителә.
Конкурс ике этапта узачак: читтән торып һәм турыдан-туры катнашып. Заявка кампаниясе 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анкеталарны smus.kzn@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурс Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан Казанның Яшь галимнәр һәм белгечләр советы белән берлектә оештырылды. Документлар, аның этаплары һәм сроклары белән тулырак нигезләмәдә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.