15-нче апрельгә кадәр «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Казанда туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары» муниципаль һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Иң яхшы портье», «Ресторанның иң яхшы менеджеры», «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы горничная», «Иң яхшы тревел-блогер» компетенцияләрендә конкурс чаралары май-июнь айларында шәһәрнең берничә мәйданчыгында узачак.
«Кунакчыллык йолдызлары» алтынчы шәһәр конкурсы гыйнварда старт алды. Ярышлар ике этапта уза: ел башыннан берничә ай дәвамында кунакханә һәм отель, кафе һәм ресторан хезмәткәрләре теркәлә, өй эшләре ала, үз компетенцияләрендә мастер-классларда катнаша. Конкурсның төп өлеше яз көне Казанның эре кунакханәләренең берсендә, шулай ук конкурсның даими партнерларының берсе – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында уза. Конкурс ачык булып санала. Очный этапны уздыру чорында теләге булган һәркем чарага бара һәм «Туризм олимпия уеннарының» шаһиты була ала.
Конкурска барлык 9 компетенциядә гаризалар 15-нче апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта адресы буенча кабул ителәчәк: Zakirovadel8713@gmail.com яисә кәгазь формада: Кремль урамы, 11 буенча. Гаризага түбәндәге документларны («Иң яхшы тревел-блогер» номинациясеннән тыш) беркетергә кирәк: кунакчыллык өлкәсенә караган оешмаларда эшләү урыныннан белешмә, белем турында диплом күчермәсе яисә уку урыныннан белешмә, оешма мөһере белән таныкланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе. Катнашучылар шулай ук үзләренең теләкләре белән грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары, бәяләмәләр, бүләкләр турында таныклыклар, шул исәптән Татарстанда һәм Казанда һөнәри осталык конкурсларында катнашу турында да копияләрен тапшыра алалар.
Исегезгә төшерәбез, «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсы идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән 2015 елда ук барлыкка килде һәм шул ук елда гамәлгә ашырылды. Уңышны ел саен уздырыла торган нигездә беркетергә һәм конкурс үткәрергә карар кылынды. Төп максат Казанда туризмны үстерү өчен шартлар тудыру, кунакчыллык өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм һөнәрләрнең абруен күтәрү.
Ел саен «Кунакчыллык йолдызлары» катнашучылары саны тотрыклы рәвештә арта. Мәсәлән, узган елгы конкурс 150 кешене җыйды. Ул катнашучыларның тотрыклы һөнәри үсеше өчен платформа булып тора, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр карьера үсеше өчен мөмкинлекләр ала. Әйтик, 2020 елның җәендә «Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер» компетенциясендә чемпион Казан Башкарма комитетының туризмны үстерү комитетына эшкә күчте.
Шулай ук конкурсантлар катнаш компетенцияләрдә катнашу мөмкинлегенә ия. Мәсәлән, «Иң яхшы портье» компетенциясендә конкурста җиңүчеләр World Skills эшче һөнәрләре халыкара чемпионатында чыгыш ясау өчен Татарстан җыелма командасына сайлап алу ярышларында катнаша ала. Моннан тыш, ел саен конкурс призерлары осталык милли конкурсында катнаша. Әйтик, 2018 елда «Иң яхшы горничная» номинациясендә җиңүче Ирина Гришина «Россиянең иң яхшы горничная – 2018» мактаулы исеменә лаек булды, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.