Әлеге исемгә үз-үзен тәкъдим иткән 48 үзирекле һәм 37 волонтер оешмасы дәгъва кылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). 28-нче ноябрьдә Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында «Ел үзиреклесе – 2019» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Әлеге исемгә үз-үзен тәкъдим иткән 48 үзирекле һәм 37 волонтер оешмасы дәгъва кылган.
Конкурста иң яшь катнашучы - 11 яшьлек Руслан Зарипов, ә «Ел үзиреклесе» исеменә дәгъва кылучының иң өлкәне – 85 яшьлек Людмила Сәйфетдинова, дип хәбәр итә Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Конкурсантлар җиде шәхси номинациядә ярышкан: «Елның иң яхшы үзиреклесе», «Иреклеләр хәрәкәтен оештыручы», «Җиңү елы үзиреклесе», «Мәдәният елы үзиреклесе», «Елның иң яхшы табиб-үзиреклесе», «Елның иң яхшы эколог-үзиреклесе», «Елның вакыйгалы үзиреклеләр хәрәкәте» - һәм өч коллективта: «Елның мәктәпләрдәге иң яхшы үзиреклеләр отряды», «Елның иң яхшы үзиреклеләр проекты» һәм «Елның иң яхшы үзиреклеләр берләшмәсе».