В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 23-нче ноябрь көнне А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Конкурс 1-нче октябрьдә башланды. 1-нче октябрьдән 26-нчы октябрьгә кадәр район этаплары узды, анда җиңүчеләр – шәһәр этабында катнашучылар билгеле булды. Җиңүче 16 укучы финалда көч сынашачак.
Чара 14.00 сәгатьтә башланачак. Чикләүләргә бәйле рәвештә, конкурс финалы ябык узачак, анда бары тик жюри әгъзалары һәм катнашучылар гына катнашачак.
Конкурста катнашучыларга үзпрезентация әзерләргә, жюрига театраль-уен форматында рус милли традицияләренең берсен тәкъдим итәргә, шулай ук «Әгәр мин президент булсам... » конкурсын узарга, анда катнашучылар видеоблог форматында игълан ителгән темага кыска хикәя тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.