В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлык кешеләр өчен үз-үзләрен изоляцияләү режимын керттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Казанда үз-үзен изоляцияләүнең яңа режимы шартларында эшләвен дәвам итүче предприятиеләрнең барлык хезмәткәрләре шәһәр буенча хәрәкәт итү өчен махсус белешмәләр алган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлык кешеләр өчен үз-үзләрен изоляцияләү режимын керттеләр. Россия Федерациясе Президенты Указында күрсәтелгән Татарстан предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр генә яшәү урыннарыннан һәм үзләрен изоляцияләү урыннарыннан чыгарга мөмкин. Болар - өзлексез эшли торган цикл предприятиеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек сату белән шөгыльләнүчеләр, даруханәләр һәм тереклек эшчәнлеген тәэмин итүче башка оешмалар.
Татарстанлыларга өйдә калырга һәм җитди сәбәп булганда гына урамга чыгарга тәкъдим ителә. Кичә ТР Хөкүмәте бу чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирү тәртибен билгеләде.
Шәһәр буйлап хәрәкәт итү өчен бу предприятиеләрнең хезмәткәрләренә эш урынына барып җитәргә мөмкинлек бирә торган махсус белешмәләр алырга кирәк. Казанда медицина учреждениеләренең, шулай ук шәһәрне кирәкле ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның барлык хезмәткәрләре билгеләнгән үрнәктәге белешмәләр алды. Алар арасында - медучреждениеләр, «Водоканал» МУП, «Казэнерго», чүп чыгару буенча төбәк операторлары, сәүдә предприятиеләре һәм үзизоляция режимында үз эшчәнлеген туктатмаган башка оешмалар.
Республиканың башка халкына, әгәр яшәү һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаса, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булса, шулай ук якындагы кибеттә кирәкле товарларны сатып алу өчен генә өйдән чыгарга рөхсәт ителә. Моннан тыш, үз-үзен изоляцияләү урыныннан 100 метр радиуста йорт хайваннарын йөртеп керү һәм чүп-чар чыгару рөхсәт ителә.
Үзизоляция шартларында хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт алу турында сылтама буенча белергә мөмкин.