Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2021, 13:11

Казанда 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр социаль өлкә учреждениеләрендә барлык эре массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды

Балалар бакчалары һәм спорт секцияләренең эш режимы элеккегечә кала, мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Екатерина Виславская). 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр Казанның социаль өлкә учреждениеләрендә зур массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылачак. Соңгы эш режимы тиешле документлар чыкканнан соң расланачак. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге карарны хуплады һәм казанлыларны коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча чараларны үтәүгә җаваплы карарга чакырды.

«Һичшиксез, зур чараларны гамәлдән чыгару турындагы карарны хуплыйбыз. Район администрацияләре башлыкларыннан, җитәкчеләрдән әлеге мәсьәләне контрольдә тотуларын сорыйм», – диде шәһәр башлыгы Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында.

Татарстанда эпидемиологик хәл катлаулануга бәйле рәвештә кертелгән эшләми торган атна көзге  каникулларга туры килә – алар 1-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, бу вакытта мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк, ә барлык планлаштырылган экскурсияләр һәм мәдәни чаралар ачык һавада яисә, профилактик чараларны мәҗбүри үтәгән очракта, зур мәйданлы биналарда узачак. Мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре элеккеге режимда эшләячәк.

Шәһәрнең спорт учреждениеләре дә казанлылар өчен ачык, әмма тренировкаларда катнашучылар өчен генә, калганнарны объектлар территориясенә кертмәячәкләр. Дәресләр элеккеге җәдвәл буенча, шулай ук COVID-19-ны профилактикалау буенча, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп үткәреләчәк.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты учреждениеләрендә тематик түгәрәкләр һәм секцияләр эчке җәдвәл буенча эшләячәк, дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчерәчәкләр, ә яшь белгечләр, вакцинация узу турында QR-кодлары булган очракта, эшләүләрен дәвам итәчәк.

Әмма искәрмәләр бар. Шулай итеп, Ленини исемендәге мәдәният йорты, «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәге һәм «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәге базасындагы түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә үткәрелә торган дәресләр туктатылып торачак – биредә вакцинация пунктлары эшли. Алар элеккечә үк прививка ясарга теләүчеләрне кабул итәчәк.

«Дәүләт башлыгы эшләми торган дип игълан иткән бу атнада, һичшиксез, үз-үзеңне сакларга, туганнарны һәм якыннарны саклап калырга, өлкәннәрне азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итәргә кирәк. Бу хәлне уртак көч белән дә, гомуми дисциплина белән дә саклап кала алабыз, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Хәзер моннан да мөһимрәк проблема була алмый».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.10.2021
Видеорепортаж
25.10.2021 12:34
Казанда вакцинацияләү пунктларында эшләү өчен волонтерлар туплана
Барлык яңалыклар