Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2026, 13:56

Казанда атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә муниципаль бүләкләр тапшырылды

Бүләкләү тантанасы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында узды

Денис Гордийко фотосы

Казанда медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Алдынгы медицина хезмәткәрләре «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Тантана ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышы кысаларында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтте. Бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Абзалов тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә өлеш кертүләре өчен 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-хирургы – Эндоскопик хирургия үзәге җитәкчесе Арсен Корбангалиев һәм М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең 1 нче хирургия бүлекчәсе табиб-хирургы Хәлил Хәлилов «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.

21 нче шәһәр поликлиникасының стоматология бүлекчәсе шәфкать туташы Елена Ахтариевага, Республика профпатология үзәге мөдире, 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-профпатологы Кадрия Сафинага һәм Республика клиник хастаханәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Лиана Таҗиевага Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.

7 нче шәһәр поликлиникасының медицина профилактикасы бүлекчәсе өлкән фельдшеры Рәмзия Фугина һәм 1 нче шәһәр балалар хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Светлана Юмашева шулай ук Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фоторепортаж
Илсур Метшин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау утырышында чыгыш ясады
Барлык яңалыклар