Бу прокатка алынган индивидуаль мобильлек чараларына кагылачак
Казанда прокатка алынган электр самокатларында һәм велосипедларда йөрүне вакытлыча тыялар. Бу БРИКС саммитына әзерлек һәм аны уздыру вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Чикләүләр 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Операторлар атна ахырына индивидуаль мобильлек чараларын урамнардан алачаклар. Карар Казанның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы нигезендә кабул ителде.
Шулай ук бу көннәрдә шәһәр үзәгендә такси хәрәкәтен чикләячәкләр. Тулырак ташучылардан белергә мөмкин булачак.