20-нче август 23:00 сәгатьтән 22-нче августка кадәр ул тимер юл вокзалыннан Глазунов урамына кадәр хәрәкәт итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казанда 20-нче август 23:00 сәгатьтән 5-нче номерлы трамвай маршруты вакытлыча кыскартылачак. Бу Сәетгалиев урамындагы трамвай юлларын реконструкцияләү белән бәйле.
22-нче августка кадәр 5-нче номерлы трамвай «Тимер юл вокзалы – Глазунов урамы» маршруты буенча йөриячәк.
5а номерлы трамвай гадәти маршрут буенча хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 30 км озынлыктагы трамвай юлларын тәртипкә китерү, 3 мең тирәсе искергән шпалны алыштыру һәм 71 температура компенсаторы урнаштыру планлаштырыла. Җәй башыннан 12,5 км озынлыкта трамвай юлы ремонтланган инде.