Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). Казанда 10-нчы августка кадәр Зәйни Солтан урамындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәт чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Зәйни Солтан урамында 12-нче бинадан 13-нче торак йортка кадәр хәрәкәт чикләнгән. Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле.