В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре башкарылу белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанда Шиһабетдин Мәрҗани урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
28-нче июльгә кадәр Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан 38-нче номерлы йорт янында транспорт хәрәкәте чикләнә.
Шулай ук 21-нче июльдән 20-нче августка кадәр Шиһабетдин Мәрҗани урамы буенча урнашкан 28-нче номерлы йорттан Зәйни Солтан урамына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Чикләүләр магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре башкарылу белән бәйле.