Казанда Туфан Миңнуллин урамындагы транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казанда вакытлыча Туфан Миңнуллин урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.

10-нчы июльнең 20.00 сәгатеннән 13-нче июльнең 5.00 сәгатенә кадәр
транспорт хәрәкәте Туфан Миңнуллин урамындагы 55-нче һәм Калинин урамындагы 1-нче номерлы йортлар янында чикләнә. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
2020-07-02T09:35:59+0300