В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш чаңгы ярышлары уздырылу белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанда 2026 елның 14 гыйнварыннан 19 гыйнварга кадәр Мирный бистәсендәге Яңа Дәүләки урамында вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнә. Әлеге күренеш чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының алтынчы этабына әзерлек эшләре белән бәйле.
Кирәк булган очракта, чикләүләр көн саен 06:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Яңа Дәүләки урамында, «Динамо» спорт үзәгенә керү һәм чыгу урыныннан алып Рубежная урамына кадәр кертелә.
Ярышларны оештыру комитеты тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт кәгазе белән җиһазландырылган транспорт чараларына гына йөрергә рөхсәт ителә.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Мирный бистәсендә урнашкан чаңгы-биатлон комплексында 15–18 гыйнвар көннәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының алтынчы этабы уздырыла. Ярышларда Россиянең 32 субъектыннан һәм Белоруссия Республикасыннан 230 дан артык чаңгычы катнаша.