(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Иртәгәдән Казанда Нәҗип Җиһанов урамында автотранспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу территорияне төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
24 июльдән 15 августка кадәр Нәҗип Җиһанов урамында, 141 номерлы бина тирәсендә "Икеа" боҗрасыннан Альберт Камалиев проспектына кадәр, транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләргә планлаштырыла.