В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу тышкы җылылык челтәрләре төзелеше белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Казанда Юдино поселогында Тимерьюлчылар урамында автомобильләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу тышкы җылылык челтәрләре төзелеше белән бәйле.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, чикләү 1 нче июльдән 4 нче июльгә кадәр 19к1 номерлы бина районында гамәлдә булачак.
Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны хәрәкәт маршрутын алдан ук сайларга, шулай ук вакытлыча куелган юл билгеләре буенча йөрергә чакыралар.