В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
27-нче июньнән 9-нчы августка кадәр юл участогы өлешчә ябылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Казанда 27-нче июньнән Сукно урамында автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле боерык Казан муниципаль берәмлегенең документлар җыентыгында басылып чыкты.
9-нчы августка кадәр Сукно урамында, Петербург урамы буенча урнашкан 64-нче номерлы йорт янында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын урнаштыру эшләре белән бәйле.