Бу суүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Казанда вакытлыча Ново-Песочная һәм Суконная урамнары буйлап автомобиль юллары участокларында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
22-нче декабрьдән 31-нче гыйнварга кадәр Ново-Песочная урамы буенча 40-нчы номерлы йорт янында һәм 46-нчы номерлы бина каршында, шулай ук Суконная урамы белән кисешкән урында һәм Суконная урамы участогы Ново-Песочная урамы белән кисешкән урында хәрәкәт итү өчен участок ябылачак.
Бу суүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.