Программада – корал һәм бүләкләр күргәзмәсе, интерактив зоналар, мастер-класслар, кыр кухнясы һәм балалар өчен квест-уен
Шимбә көнне, 26 апрельдә, Чабакса бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү алдыннан сугыш» беренче шәһәр хәрби-тарихи реконструкциясе узачак. Казанлылар шул еллардагы тарихи вакыйгаларга читләтеп кагыла, 1945 елның язында Бөек Ватан сугышының соңгы бәрелешләренең шаһиты була, шулай ук корал күргәзмәсен карый, мастер-классларда катнаша һәм чын кыр кухнясын татып карый алачак.
Казанда мондый шәһәр хәрби-тарихи реконструкциясе беренче тапкыр узачак. Чабакса бистәсе мәйданчыгында шәһәрнең хәрби-тарихи клубларыннан реконструкторлар көче белән 1945 елның апрелендә булган Курляндия казанындагы сугышларның берсе торгызылачак. Бу сугышта Татарстанда оешкан 334 нче укчы дивизия катнашкан, нәкъ менә шуны реконструкцияләячәкләр дә.
Сценарий Саласпилс концлагереннан бер төркем кызларны кызыл Армия тарафыннан коткару тирәсендә төзеләчәк. Сюжет барышында тамашачылар үзләрен тулысынча сугышта сыман тоячак һәм аларга сугыш хәрәкәтләрен алып баруның саперлар эшеннән минометларга кадәр төрле төрләрен тәкъдим итәчәкләр.
Совет һәм немец солдатларының униформасының һәм кирәк-яракларының төгәл аналоглары гамәлләрнең чынбарлыкка туры килүен раслаучы бер өстәмә, аларны булдыру өстендә реконструкторлар бик тырышып хезмәт куя. Мондый аутентик форма тарихи фактлардан бернинди тайпылышларсыз махсус өлгеләр (лекало) буенча һәм шул чор тукымасыннан тегелә. Ә корал макетлары 40 нчы елларда кулланылган ядрәсез буш винтовкалардан, пистолетлардан һәм автоматлардан ясала. Моннан тыш, реконструкторларның үз куллары белән ясалган корал макетлары да булачак. Шартлауларны имитацияләү, пулемет фонтаннары һәм башка визуаль һәм тавыш эффектлары өчен сертификацияләнгән пиротехниклар командасы җавап бирәчәк.
Реконструкция зонасы шулай ук тарихи картинаны кабатлаячак. Локациядә бик күп декорацияләр урнаштырачаклар, алар арасында: пулемет вышкасы, палаткалар, шлагбаум һәм ягулык-майлау материаллары склады. Шуның өстенә, Ба-64 бронялы автомобиле, К-53 пушкасы макеты, ГАЗ-67, Dodge WC-51, Sd.kfz 222 немец җиңел кыр гаубицасы кебек чын хәрби техника тәкъдим ителәчәк.
Активлык зонасы үз эшен 12:00 дә башлый. Чара кунаклары өчен тематик концерттан башланачак киң программа тәкъдим ителәчәк. Алга таба кунакларга сугыш еллары кораллары һәм бүләкләре күргәзмәсен карау, махсус фотозоналарда истәлекле фотосурәткә төшү, «Хәрби-кыр почтасы», «Медсанбат» һәм «Фронт чәчтарашханәсе» интерактив зоналарында, шулай ук мастер-классларда катнашу мөмкинлеге булачак. 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен оештыручылар квест-уен әзерләгәннәр. Территориядә чын кыр кухнясы эшләячәк.
Төп вакыйга – хәрби-тарихи реконструкция – 14:00 дә башланачак. Тамашачыларга карарга уңайлы булсын өчен махсус урыннар әзерләнәчәк.
Тарихи чара 15:30 да концерт һәм «Совет районында чиста» эко-квестына йомгак ясау белән тәмамланачак.
Чара үтәчәк мәйданчыкка берничә ысул белән: автобуста һәм шәхси автомобильдә барып җитәргә мөмкин. «Замандашлар урамы» тукталышында чыгып, 84 нче номерлы рейс автобусыннан файдаланырга мөмкин, ә автомобильне Чабакса бистәсендәге М-7 трассасыннан керү юлында, Дорожная урамы буенча сул яктан махсус парковкага куярга мөмкин булачак. Бушлай шатллар «Замандашлар урамы» тукталышыннан 1 нче номерлы керү урынына кадәр йөриячәк.