В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 10 яшьтән олырак барлык теләүчеләр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанда беренче тапкыр велоспорт буенча «боҗра төркем ярышы» дисциплинасында ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге узачак. Ярышларда 10 яшьтән олырак барлык теләүчеләр катнаша ала.
Узыш 18-нче августта М-7 1-нче федераль трассасының 817-нче чакрымында узачак. Старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк. Велосипед узышында үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр сылтама буенча теркәлә алалар, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.