Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2021, 13:56

Казанда беренче тапкыр спорт мәктәпләрен методик яктан тәэмин итү буенча «Казаныш» конференциясе узачак

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, вузлар һәм федерацияләр вәкилләре спорт мәктәпләрен методик яктан тәэмин итү турында фикер алышачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Камилә Гобәйдуллина). 13-нче августта Татарстан башкаласында беренче тапкыр Бөтенроссия физкультура бәйрәменә багышланган «КАЗАНЫШ» спорт-гамәли конференциясе узачак. Форумның төп темасы спорт мәктәпләрен методик яктан тәэмин итү булачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

Конференция программасында докладчылар чыгышлары белән пленар утырыш үткәрү һәм хоккей, көрәш кебек спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре буенча секцияләр эше планлаштырылган. Катнашучылар әлеге спорт төрләрен үстерү проблемалары, перспективалары һәм инициативалары турында фикер алышачак.

Өстәмә рәвештә спорт учреждениеләре һәм социаль челтәрләрдә маркетинг эшчәнлеген методик тәэмин итү мәсьәләләре буенча секцияләр эшләячәк. Шулай ук 2020-2021 күнегүләр сезоны нәтиҗәләре буенча Казанның иң яхшы спортчыларын бүләкләү булачак, дип сөйләде А.Салихов.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Татарстан һәм Казан спорт федерацияләре вәкилләре, спорт резервын әзерләү төбәк һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре катнаша.

«Кызганычка каршы, чикләү чаралары шартларында катнашучылар саны чикле булачак. Чарага очно килә алмаучылар өчен безнең комитетның Instagram социаль челтәрендәге битендә конференциянең туры трансляциясе уздырылачак. Конференциягә онлайн форматында кушылырга теләүчеләрне чакырам», – диде докладчы. Форум нәтиҗәләре буенча методик пособие әзерләнәчәк, ә кабул ителгән төп карарлар турында мәгълүмат комитетның социаль челтәрләрендә бастырылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.08.2021
Видеорепортаж
09.08.2021 11:34
14-нче августта Казанда Физкультурачылар көне билгеләп үтелә
Барлык яңалыклар