В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җигүле арбалар, музыкантлар һәм артистлар кәрваны 21-нче июньдә «Корстон»нан Иске Татар бистәсенә кадәр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю традициясе яңадан торгызыла. 21-нче июньдә җигүле арбалар, музыкантлар һәм артистлар Татарстан башкаласының төп урамнары буйлап узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов хәбәр итте.
Тантанада катнашучыларны җыю 11.00 сәгатьтә «Корстон-Казан» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы янында башланачак. Аннары традицион татар сөлгеләре белән бизәлгән дүрт арба шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үтәчәк. Шулай итеп, кәрван Карл Маркс, Пушкин, Татарстан урамнары буйлап узачак һәм Иске Татар бистәсендә юлын туктатачак, дип сөйләде З.Гаязов.
Арбалар Ирек мәйданында һәм Г. Камал театры янында ике тукталыш ясаячак, анда Казан халкы һәм кунаклары җыр-биюләр белән театральләштерелгән тамаша карый алачак.
Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сүзләренә караганда, бу йола туристларның күпчелегендә кызыксыну уятачак. «Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю тантанасы – халкыбызның гореф-гадәте, мәдәнияте. Бу йоланың Казанның төп туристик артерияләре буенча узуы бик шәп, без ул шәһәрлеләргә дә, туристларга да кызыклы булыр, дип көтәбез», - диде Д.Санникова.
Бүләкләрне тапшыру Мәрҗани мәчете янындагы сәхнәдә узачак. Кунакчыллык индустриясенә бәйле эре предприятиеләр шәһәр фондына шәһәр Сабантуенда җиңүчеләргә биреләчәк бүләкләр тапшырачак. Теләгән һәркем бүләк бирүчеләргә кушыла ала. «Без бәйрәмгә үз өлешен кертергә, борынгы милли традицияләргә ярдәм итәргә әзер кешеләрне көтәбез. Бүләк теләсә нинди – велосипед, телевизор, көнкүреш техникасы, картина булырга мөмкин», - дип аңлатты Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Сабантуй 23-нче июньдә дүрт мәйданчыкта узачак.