21 нче февральдән 15 нче мартка кадәр өзеклекләр булырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Телевизор экранында берничә секундтан биш минутка кадәрге аралыкта сурәт һәм тавыш начарланырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «ТР радиотелевизион тапшыру үзәге» Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы матбугат хезмәтендә.
Кайбер очракларда рәсем кыска вакытка «катып калырга», пиксельләргә таркалырга һәм күпмедер вакытка югалырга мөмкин.