Шәһәр халкы грипптан 3-нче октябрьгә кадәр вакцинацияләнәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Прививканы «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Җиңү проспекты» һәм «Дубравная» метро станцияләренең чыгу юлларында ясатырга мөмкин.
Вакцина ясату өчен үзең белән медицина битлеге, паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булырга тиеш. Прививка алдыннан табиблар тән температурасын үлчиләр һәм сәламәтлек торышын тикшерәчәкләр.
Мобиль бригадалар 3-нче октябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Киләсе сезонда грипптан 754 мең 435 кешене (яки казанлыларның 60 процентын) вакцинацияләү планлаштырыла, шуларның – 202 мең 530-ы балалар һәм 551 мең 905-е өлкән кешеләр.