Электр транспорты Чистай урамындагы убылу барлыкка килгән участокны параллель урнашкан Фатыйх Әмирхан урамы буенча әйләнеп узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). Казанда 1-нче номерлы троллейбусларның «Горький шоссесы – Роддом» маршруты буенча хәрәкәте торгызылды. Алар Чистай урамы, 60-нчы номерлы йорт янындагы убылган участокны параллель урнашкан Әмирхан урамы буенча урап узачаклар.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең энергохуҗалык хезмәтләре кыска вакыт эчендә контакт челтәрләрен күчерделәр, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
28а, 43-нче һәм 54-нче номерлы автобусларга килгәндә, алар элеккечә кыскартылган маршрут буенча йөриячәк. Миллениум күпере буенча үзәктән килгәндә алар «Алексей Козин», «Сибгат Хәким» һәм «Чистай» тукталышларына кермиләр, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.