В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трамвай рельслары өзелүе кискен суыклар аркасында килеп чыккан иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казанда 5-нче номерлы трамвай маршруты хәрәкәте торгызылды. «Солнечный город» торак комплексы юнәлеше буенча «Глушко» тукталышы янындагы трамвай рельслары өзелүе кискен суыклар аркасында килеп чыккан.
«Солнечный город» торак комплексына кадәр йөри торган 5-нче номерлы трамвай маршруты хәрәкәте вакытлыча Халитов урамындагы борылмалы боҗра аша оештырылды.
Хәзерге вакытта трамвай линиясе торгызылган, һәм 5-нче номерлы маршрут расланган график нигезендә йөри, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.