В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге хезмәттән беренчеләрдән булып Вахитов районында яшәүче 80 яшьлек Любовь Сәфәргалиева файдаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март, Ксения Швецова). Татарстан башкаласында волонтерлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге казанлылар йортына беренче кирәк-ярак продуктларны һәм медикаментларны китерә башладылар. Гаризалар кабул ителә торган кайнар линияләр шәһәрнең барлык район администрацияләрендә дә ачык. Волонтерлар азык-төлек һәм даруларны пенсионерлар акчасына сатып ала. Бүген әлеге хезмәттән беренчеләрдән булып Вахитов районында яшәүче 80 яшьлек Любовь Сәфәргалиева файдаланды.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә өлкән буын вәкилләренә өйдә калу һәм кеше күп булган урыннарга, шул исәптән кибетләргә, даруханәләргә һәм банкларга йөрмәү киңәш ителә. Татарстанда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен азык-төлек продуктларын өйгә китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары оештырылды. Сатып алулар исемлегендә дарулар һәм беренче кирәкле товарлар гына - ярмалар, сөт, икмәк һәм башкалар гына булырга тиеш.
Бүген Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең кайнар линиясе телефонына беренче шалтырату булды. Пенсионер карчык үзе өчен азык-төлек җыелмасы - шикәр, карабодай, дөге, чәй һәм тавык алып килүләрен сорады.
Любовь Петровна Сәфәргалиева калдырган гаризаны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты базасында оештырылган волонтерлар штабына күчерделәр. Шуннан соң Казанның Үзиреклеләр үзәге җитәкчесе Анастасия Немцева тагын бер тапкыр пенсионер белән элемтәгә керде, продуктлар исемлеген һәм аның яшәү адресын ачыклады. Кибеткә азык-төлек алырга волонтерлар - студентлар Александр Бетехтин һәм Алсу Фәттахова китте.
«Штабка килгәч, волонтерлар температураны үлчиләр һәм чек-листны тутыралар, алар тулысынча сәламәт һәм аларда бернинди авырулар да ачыкланмады, - дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Алина Шаронова. - Гариза буенча чыгар алдыннан алар шәхси саклану һәм антисептика чараларын алалар. Өлкән кеше белән элемтә алдыннан волонтерлар битлек, перчаткалар кия, кулларын антисептика белән эшкәртәләр. Кибеткә баргач кулларны эшкәртү кабатлана. Тагын бер кат ассызыклыйм, волонтерлар тарафыннан азык-төлек һәм дарулар сатып алу, коммуналь түләүләр башкару гариза бирүчеләр акчалары исәбеннән башкарыла».
Штабта шәхси саклау чараларын алып, волонтерлар Һади Такташ урамында яшәүче пенсионер янына киттеләр. Егетләр Любовь Петровнадан азык-төлек сатып алу өчен акча алганнар һәм ярты сәгать дәвамында заказ, калган акчаны һәм чекны китергәннәр.
«Бүген мин беренче тапкыр ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Волонтерлар бик тиз җавап бирделәр. Шалтыраттым гына - шундук диярлек килделәр һәм барысын да сатып алдылар, - дип сөйләде Любовь Сәфәргалиева. - Безгә өйдән чыкмаска яхшырак булуы турындагы мәгълүматлы яхшы беләбез. Шуңа күрә мин үзем кибеткә бармыйм, кагыйдәләрне үтәячәкмен. Запас күпмегә җитәчәген караячакмын. Берәр нәрсә булса, тагын мөрәҗәгать итәрмен. Без ярдәм өчен бик рәхмәтле. Мондый ярдәмчел кешеләр белән барлык авырлыкларны җиңәчәкбез дип ышанам».
Бүгенге көндә волонтерлар штабында ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү өчен 30 кеше эшли. Үзиреклеләргә кешеләр җыю дәвам итә - бу эшкә 18 яшьтән өлкәнрәк булган, бернинди респиратор авырулары булмаган барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен сайтта яки социаль челтәрләрдәге төркемдә гариза һәм контакт мәгълүматларын калдырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, кайнар линия телефоннары 9.00-дән 18.00-гә кадәр эшли (тәнәфес 12.00-дән 13.00-гә кадәр). Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: +7(843)519-34-06; Вахитов һәм Идел буе районнарында: +7(843)264-30-86; Киров һәм Мәскәү районнарында: +7(843)557-76-10; Совет районында: +7(843)272-17-97.