Сулыкта 50-дән артык бәке борауланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Казанда Түбән Кабан күлендә экологик акция узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән берлектә, суны кислород белән туендыру һәм балыкларның күпләп үлүен кисәтү өчен 50-дән артык бәке тиште.
Экологлар билгеләп үткәнчә, балыклар өчен иң уңайсыз вакыт – гыйнвардан апрель аена кадәрге чор. Кече ябык сулыкларда кислород җитмәү проблемасы бигрәк тә кискен тора. Сулыкларда экологик проблема булдырмас өчен, бәкеләр тишәләр һәм аларга камыш төшерәләр – үсемлек боз кабыгы барлыкка килүен булдырмый.
Мондый чаралар экологлар тарафыннан ел саен үткәрелә, су объектлары даими контрольдә тора, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.