Юл-транспорт һәлакәте 11-нче майда Җиңү проспекты һәм Минск урамы чатында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Казанда 34 яшьлек хатын-кызны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 11-нче майда 20.27 сәгатьтә Җиңү проспекты һәм Минск урамы чатында була.
Зыян күрүче юлны светофорның рөхсәт итә торган сигналына көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча чыга. Скутер йөртүчесе сулга борылганда җәяүлегә юл бирмәгән һәм хатын-кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең баш артындагы йомшак тукымалары бәрелә, уң терсәк буыны сыдырыла. Һәлакәттә гаепле булган скутер йөртүче вакыйга урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе шаһитларны түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)5-333-819, +7(843)5-333-848.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искәртә.
РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, узган бәйрәм көннәрендә, 9-нчы майдан 11-нче майга кадәр, шәһәрдә 157 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 4-есе зыян күрүчеләр белән - 1 җәяүлене бәрдерү, 2 транспорт чаралары бәрелеше һәм каршылыкка бәрелү. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 6 кеше - җәяүле, 2 пассажир һәм 3 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.